«Татар кызы — 2017»


Татар кызы — бу исемдә
Күпме тылсым,күпме сер!..
Нечкә билле бу сылуга
Сокланып син бакчы бер!

Татар кызы, дип ишетсәм, күз алдыма гүзәл, тыйнак, уңган, әлбәттә, милләттен яраткан кыз образы килә. Бу сыйфатлар белән генә татар кызын тасвирлап бетеп булмас. Чын Оренбур татар кызларын региональ гүзәллек һәм талант “Татар кызы” конкурсында күрергә була иде! Әйе, монда гүзәлләрнең гүзәле, уңганнарның уңганы җыелды.
Катнашучыларны, кунакларны, тамашачыларны вице-губернатор, Оренбур өлкәсенең эчке сәясәт буенча Хөкүмәт рәисе урынбасары Вера Ирик кызы Баширова, Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур милли-мәдәният мохтәрияте” рәисе Руслан Рамил улы Забиров, “Ак калфак” Оренбур татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма рәисе Альбина Фаиль кызы Әбсәләмова сәламләргә сәхнәгә чакырылды.

— Сезне бу матур бәйрәм белән котлыйм! Бездә шул кадәр талантлы балалар! Бу бәйрәмгә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Без күпмилләтле Россиядә яшибез, һәм горүф-гадәтләрне саклау, дуслыкта яшәү – аны үсешенең билгесе. Мине бу бәйрәмгә чакырганыгыз өчен зур рәхмәт!” – дип рәхмәтләрен белдерде В.И.Баширова.

 

“Татар кызы” конкурсының региональ этабы районнарда үткән конкурсларны йомгаклады. Оештыручылар: Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур милли-мәдәният мохтәрияте” һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларың Оренбур иҗтимагый оешма. Р.Р.Забиров шуны билгеләп үтте: “Безнең мохтәрият күп конкурслар, чаралар үткәрде. Бу конкурсның идеясы күптәннән бар иде. Һәм “Ак калфак” ярдәме белән без бу идеяны тормышка ашыра алдык. Бүгенге бәйрәм матур булсын, күңелле булсын, файдалы булсын”.

 

— “Татар кызы” проекты Россиянең күп регионнарында булды. Без дә инде калышмаска булдык. Бүгенге конкурста җиңүче кыз Халыкара “Татар кызы” конкурсына катнашуын телибез. Катнашучы кызларга уңышлар телим! – дип билгеләп үтте А.Ф.Әбсәләмова. Ул шулай ук В.И.Башировага, ярдәме өчен рәхмәт әйтеп, ак калфак кидерде.

Конкурсны башлар алдыннан жюри әгъзаләре белән танышып үтергә кирәк. Жюри председателе М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрының сәхнә җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Абдуллаев Р.А.,“Ак калфак” татар хатын-кызлары Оренбур иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Әбсәләмова А.Ф., ООО “Контакт” директоры, М.Фәйзи исемендәге театрына ярдәм итүче, “Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур милли-мәдәният мохтәрияте” президиумы әгъзасе Хасанов М.Г., «ТНВ Планета» филиалының директор-корреспонденты Әбсәләмова Ф.Х., Оренбур шәһәр иҗтимагый оешма “Татар милли-мәдәният мохтәрияте “Туган тел” Президиумы әгъзасе, Х.Ямашев исемендәге китапханә мөдире Әхмәтҗанова С.Х.,“Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур милли-мәдәният мохтәрияте” президиумы әгъзасе, “Шафран» рестораны директоры Кәримова Н.Ш., “Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур милли-мәдәният мохтәрияте” президиумы әгъзасе, ООО “Юрком” компания директоры Терновская Г.М.,
“Эра” халык бию ансамбле җитәкчесе Шункарова И.М.

Һәм инде безнең татар кызлары белән танышырга вакыт җитте. Катнашучы кызлар Александр, Әсәкәй, Переволот, Сакмар районнарыннан һәм Оренбур шәһәреннән килгәннәр иде. Беренче бәйге “Мин – татар кызы”, кызлар үзләре белән таныштырдылар. Динара Искәндәрова үз тормышы турында сөйләде. Ул бабаеның Искәндәров Р. Ш. “Оренбур татарлары” китабын башка регионнарга, илләргә тапшыру буенча проект эшләгән.
Сәлимовә Юлия гаиләсе турында сөйләде, үзен бик сәләтле, талантлы кыз итеп тәкъдим итте. Татар кызы итеп тәрбияләү өчен әти-әнисенең зур өлеш керткәнен ачыклады.

Абузярова Әлсинә — бик иҗади шәхес, тәрбияле һәм әдипле кыз, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бик актив катнаша.
Гәләвиевә Зөлфия Әсәкәй районнынан килгән. Бу бәйгегә иҗади яктан әзерләнгән, үзен әкият герое итеп тәкъдим итте.
Хөсәенова Диана — иң яшь катнашучы. Шунысы куанычлы, рус мәктәбендә укыса да, татар телен яратып, саклап яши.
Муканаева Юлия – туган яклары турында шулкадәр матур сөйләде, ирексездән үзеңне шул җирдә күз алдыңа китерәсең. Бәхетне – гаиләне яратып яшәүдә, балаларга дөрес тәрбия бирүдә күрә.
Газизова Наилә — татар теленнән һәм әдәбяиттән олимпиадага катнашучы, Оренбур медиөина университетының студенты. Ул бик тыйнак, әдипле итеп күрсәтте үзен.

Татар кызлары үзләрен бик укымышлы, уңган, милләтен һәм тарихын яраткан кызлар итеп тәкъдим иттеләр.
Икенче бәйге – татар шагыйрьләре белән бәйле иде. Кызлар аналарга, хатын кызларга багышланган Р.Харис, И.Гыйләҗев, Н.Касыймов, М.Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Кызлар бу шигырьләрне сөйләүгә бик яхшы әзерләнгәннәр.
Өченче бәйгегә “Алтын куллы татар кызы” кызлар өйдән яраткан милли ризыкларын алып килгәннәр иде. Эх, монда гөбәдия дә, кыстыбый да, баурсак та, кош теле дә, зур бәлеш тә, чәк-чәк тә, һәтта какланган каз да бар иде!!!

Дүртенче бәйге – “Ирекле” иде. Менә монда кызлар үзләренең талантларын, осталыкларын күрсәттеләр! Татар халык бию булмый ничек инде? Д. Искәндәрова һәм Ю. Муканаева тамашачыларны куандырып биеделәр. Абузярова Ә. һәм Хөсәенова Д. моңлы тавышлары белән кунакларны шак катырдылар! Һәм инде З.Гәләвиевә, Ю.Сәлимова, Н.Газизова бик шәп итеп шигырьләр сөйләделәр! Искиткеч, нинди талантлы безнең татар кызлары!

Хатын-кызның бәхете ана булуда. Ә безнең кызлар баланы йоклатыр өчен бишек җыры җырлый аламы икән? Моны карар өчен “Бишек җыры” бишенче бәйге үткәрелде. Әлбәттә, кызлар бу биремне бик яхшы булдырдылар.
Шуны белән бәйгеләр тәмамланды, жюри әгъзаләренә нәтиҗәләр ясарга вакыт бирелә. Ә без инде “Татар кызы” исеме кемгә бирелә икәнен көтеп калабыз!

Конкурс программасы бик кызыклы иде: кызларның чыгышлары белән аралаш “Эра” халык бию ансамбле, Земфира Рәхмәтуллинә, Салават Шафиков, “Вәсилә” бию төркеме, Рамил Вагапов тамашачыларны куандырдылар.
Һәм инде иң дулкынландыра торган вакыт – җиңүчеләр исемен билгеләү. Кызларны бүләкләү өчен Оренбур өлксәе мәгариф министрының урынбасары Маслякова Э.Ф., Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур милли-мәдәният мохтәрияте” рәисе Руслан Рамил улы Забиров, “Ак калфак” Оренбур татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма рәисе Альбина Фаиль кызы Әбсәләмова сәхнәгә чакырылдылар.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә бүленде: “Иң сөйкемле” номинациясендә – җиңүче Хөсәенова Диана. Салимова Юлия — “Иң назлы кыз”. “Иң талантлы” татар кызы дип Абузярова Әлсинә сайланган. “Иң әдәпле” — Гәләвиевә Зөлфия. “Иң зыялы” кыз исемен Нәилә Газизова алды. Муканаева Юлия “Иң уңган кыз” һәм аңа аерым “Тамашачылар мәхәббәте призы” тапшырылды. Һәм инде “Татар кызы – 2017” исеменә лаеклы Динара Искәндәрова.

Бүгенге кичәнең спонсорларын да билгеләп үтергә кирәк: Забиров Р.Р., Бикбов Р.М., Давлятов И.Я., Никах студиясе “Келiн” Ю.Биктимирова.

Бу конкурс шунысын күрсәтте: безнең мондый чын татар кызлары булганда милләтебез, тарихыбыз, горүф-гадәтләребез сакланыр, дип ышанырга була.

Ләйсәнә ГӘРӘЕВӘ, “ЯВ”.

Фотоочет конкурса здесь.

Региональная общественная организация «Оренбургская татарская национально-культурная автономия» выражает благодарность всем партнерам конкурса: коллективу Народного ансамбля танца «Эра», руководству Оренбургского государственного татарского драматического театра им.М. Файзи, Союзу татарской молодежи РОО ОТНКА.